Татарстан укытучыларын "Байкалның киләчәге" Бөтенроссия экология проектында катнашырга чакырылар. Проектта катнашу өчен 15 декабрьгә кадәр теркәлергә була, дип хәбәр итә оештыручылар.
Проектта теләсә нинди мәктәп катнаша ала. Укытучылардан махсус әзерлек таләп ителми. Проект сайтында онлайн-теркәлүдән соң, педагог экологик уенны әзерләү һәм уздыру өчен төгәл методик материалларга керә ала.
Интерактив уен 7 - 11 сыйныф укучылары өчен әзерләнгән. Аның максаты - Байкал күленең төп проблемалары һәм аларны хәл итү юллары белән танышу.
Уенда катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлергә кирәк: www.будущеебайкала.рф.
"Татар-Информ" МА материаллары буенча