"18 һәм 19 сентябрьдә, этилен заводы план буенча капиталь ремонтка тукталуга бәйле рәвештә, нефть химиясе продуктлары калдыкларын яндыру сәбәпле, факелның төтенләп януы мөмкин, - дип хәбәр ителә «Нижнекамскнефтехим» компаниясенең рәсми сайтында. - Бу – җиһазларны ревизиягә һәм капиталь ремонтка әзерләүгә бәйле мәҗбүри чара, аның максаты – производство эшчәнлегенең киләчәк тотрыклылыгын тәэмин итү”.
Сәнәгатьчеләр сүзләренә караганда, бу технологик регламент һәм инструкцияләр нигезендә каралган.

