ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
Түбән Каманың “Заря” лагеренда табигатьне саклауга багышланган дәрес үтте
Табигать һәм без
  • 01 Сентябрь 2019 - 13:10
  • Караулар: 81
Түбән Каманың “Заря” лагеренда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары “Табигатьнең дошманы – чүп ул!” дигән темага экология дәресе уздырды.

“Кирпеч һәм бетон ватыклары, батарейкләр, резина көпчәкләр, пластик шешәләр – мондый калдыкларның таркалу вакыты 100-200 ел тәшкил итә, – дип билгеләп үтте экологлар. – Хәзерге вакытта чүп саклау полигоннарының чигеннән ашып тулу мәсьәләсе бик кискен тора, ә аның сәбәпчесе – кеше. Димәк, бу проблеманы хәл итү буенча җаваплылыкны да нәкъ менә кешеләр кайгыртырга тиеш”.

Чүп күләмен киметүнең төп ысулы бер генә, ул да булса калдыкларны  җыеп эшкәртү, ягъни аларны икенчел чималга әйләндерү, моның өчен аларны аерым җыю мөһим. Очрашу азагында балалар әнә шундый нәтиҗәгә килде. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*