ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада “яшел” конкурс җиңүчеләре бер тоннадан артык макулатура тапшырган
Табигать һәм без
  • 24 Август 2019 - 08:22
  • Караулар: 311

Түбән Камада тотылган кәгазь тапшыру буенча экологик конкурс узды. Ай ярым дәвам иткән акциядә төрле оешмалар, белем бирү учреждениеләре коллективлары катнашты.

Нәтиҗәдә, 1 140 кг макулатура тапшырып, Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре беренче урын яулады. Икенче урында - 2 нче гимназия, өченчедә - 32 нче гимназия.

Авыл китапханәләре арасында конкурста Трудовой (240 кг) һәм Камский (74,5 кг) бистәләре катнашты.

Конкурста катнашучыларны бүләкләү 30 август көнне 13:00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында узачак.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^