Түбән Каманың Химиклар проспектында - Корабельная урамыннан Октябрьнең 50 еллыгы урамына кадәр өлешендә - карт алмагачларны кисеп, яңаларын утырту планлаштырыла. Яңа 300 үсентене сентябрь аенда утыртачаклар.
Киләчәктә озынлыгы өч метрга җитәчәк алмагачлар беренче елдан ук чәчәк ата башлаячак. Әлбәттә, беренче карашка шәһәрнең тере истәлеген бетерү дөрес түгел кебек, ләкин бу – заманның мәҗбүри таләбе.
“Без агачларга инвентаризация ясадык һәм бу алмагачларның карт, черек булуын ачыкладык, араларында сынганнары да күп, - дип аңлатты вазгыятьне төзекләндерү комплекслы предприятиесе директоры Сергей Зубов. – Аларны инде өлешчә генә кисеп тә, дәвалап та булмый. Шуңа күрә алмагачларның яңа сортларын утырту өчен урын әзерлибез”.

