Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
12 көн калды
Түбән Кама депутатлары район җирлегендә сукбай хайваннар проблемасын өйрәнә
Табигать һәм без
  • 29 Июнь 2019 - 15:30
  • Караулар: 37
Түбән Кама депутатлары муниципаль районда иясез хайваннар өчен приют булдыру мәсьәләсен хәл итүгә ныклап керештеләр.

Күптән түгел  чыккан федераль закон нигезендә, сукбай хайваннарны тоту һәм карауга бәйле мәсьәләләргә үзгәрешләр кертелде.

Бу мәсьәлә белән шәһәрдә, нигездә, үзиреклеләр шөгыльләнә.  Депутатлар исә Зур Афанас авылында хосусый  мини-приют эшчәнлеге белән таныштылар. Приютта  бүгенге көндә 50 песи һәм 17 эт исәпләнә. 



«Өстәмә керемнәрдән приютны проектлауга аз булса да  акча эзләргә кирәк, - дип саный шәһәр Советы депутаты Василий Филиппов. - Приют төзелешен 2020 ел бюджетына кертергә кирәк». Икенче вариант -   объектны яңадан төзү түгел, ә приют ихтыяҗлары өчен файдаланылмый торган бинаны ремонтлау һәм җайлаштыру.

Ахыргы карар әлегә кабул ителмәде.  Дүшәмбе, 1 июльдә,  бу уңайдан "Ковер" үзәгендә сөйләшү  узачак. Анда сукбай хайваннар проблемасы белән кызыксынган һәркем катнаша ала.

Фото: Александр Комаров


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*