Түбән Кама мәктәпләре арасында тотылган батарейкаларны җыю буенча конкурс тәмамланды. Акцияне оештыручылар - ТР Экология министрлыгы, «Дюрасел Раша» компаниясе, «Гринта» төбәк операторы.

1 апрельдән башлап, ике ай дәвамында укучылар тотылган батарейкаларны махсус боксларга - «Дюрасел Раша» компаниясе биргән контейнерларга җыйдылар. Әлеге батарейкалар кабат эшкәртү өчен Чиләбенең «Мегаполисресурс» заводына озатылачак.

«Гринта» генераль директоры Светлана Ярлыченко әйтеп узганча, әлеге чара балаларда табигатькә һәм икенчел чималга сакчыл мөнәсәбәт булдыруга ярдәм итә.
Түбәнкамалылар уртак көч белән 1 700 килограмм батарейка җыйганнар.