Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
7 көн калды
Түбән Камада полигонда чыккан янгын мәсьәләсе буенча матбугат конференциясе үтте
Табигать һәм без
  • 15 Май 2019 - 09:56
  • Караулар: 56
Бүген хакимият йортында  Түбән Каманың  Сарсаз-Бли авылы янындагы каты көнкүреш калдыклары полигонында чыккан янгын мәсьәләсе буенча матбугат конференциясе үтте.  Янгыннан пыскып яткан урыннарның  гомуми мәйданы 300 квадрат метр тәшкил итә, тәүлек дәвамында аны тулысынча сүндерергә планлаштырыла.  Бу хакта  журналистларга Айдар Сәйфетдинов хәбәр итте.

Полигонда чыккан янгын турында  12 май кичен  билгеле булды, аның мәйданы 600 квадрат метр тәшкил итте.  Мондый янгыннарны сүндерүнең төп ысулы  - туфрак белән каплау. Хәзер полигонда 15 берәмлек махсус техника: бульдозерлар, экскаваторлар, төягечләр, үзбушаткычлар эшли.  Сүндерү эше тәүлек буена  башкарыла.


"Сарсаз-Бли янындагы каты көнкүреш калдыклары полигоны 21 гектарлы коймалап алынган мәйданны тәшкил итә. Ул дәвамлы төстә туфрак белән  капланыла.  Бу технологияне бозу  янгынга сәбәпче булган",  -дип билгеләп үтте сөйләшүдә  Россия кулланучылар күзәтчелеге  җирле идарәсе җитәкчесе Рөстәм Изиятуллин.

Янгын сәбәпләре башкарма комитет каршында төзелгән махсус комиссия тарафыннан җентекләп өйрәнеләчәк. Шуннан соң гаеплеләр җәзага тартылачак, дип белдерде Айдар Сәйфетдинов. Алга таба мондый хәлләргә юл куймау буенча барлык чаралар күреләчәк.

"Халыкка куркыныч янамый", - дип дәвам итте Айдар Сәйфетдинов. Аның сүзләренә караганда, вазгыять даими күзәтү астында.  Барлык ведомстволар, шул исәптән табигатьне саклау оешмалары да, һәр ике сәгать саен соңгы мәгълүматлар алмаша.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар