Түбән Камада язгы җыештыру өмәсенең икенче этабы узды. Бу юлы шәһәр урамнарын җыештыруда 1811 кеше катнашты, 90 берәмлек махсус техника җәлеп ителде. Нәтиҗәдә, 271 кубометр чүп чыгарылды.
Билгеле булганча, язгы өмәнең беренче этабы 10,11 апрель көннәрендә үтте. Анда төрле предприятие хезмәткәрләре, ТКХ тармагы эшчеләре, хакимият вәкилләре катнашты, кар тарату, чүп җыю эшләре башкарылды.
Язгы генераль җыештыруның өченче этабында төп көчләр бордюрлар һәм агач кәүсәләрен агартуга юнәлдереләчәк.









