Рус Тат
Айдар Метшин: "Безнең бурыч - май бәйрәмнәренә кадәр чисталык һәм тәртип урнаштыру".
Табигать һәм без
  • 08 Апрель 2019 - 11:09
  • Караулар: 45
Айдар Метшин язгы җыештыру кысаларында шәһәркүләм өмәләрнең өч этапта узачагын хәбәр итте: 10,11 апрельдә, аннары 17,18 апрельдә һәм   24, 25 апрель көннәрендә.

"Безнең бурыч -  май бәйрәмнәренә кадәр чисталык һәм тәртип урнаштыру, - диде шәһәр башлыгы. - Бу шәһәр территориясенә генә түгел, без язгы чорда төзекләндерү, рөхсәтсез чүплекләрне бетерү мәсьәләләренә дә игътибар итәргә тиешле бөтен  район җирлегенә дә карый".

Айдар Метшин гомуми приз фонды 250 мең сум тәшкил иткән "ЭкоЯз-2019" муниципаль конкурсы турында да әйтеп узды. «Безнең максат – бу эшкә яңа импульс бирү, һәркем чиста шәһәр, чиста территориянең  бөтенебез һәм һәркайсыбызның  уртак кайгыртуы икәнлеген аңлый башлавына, яңа экологик культура формалаштыруга бер адым ясау", - диде шәһәр башлыгы.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар