Башкортстан башкаласында чүп контейнерларын Түбән Камада җитештерелгәннәренә алмаштырачаклар. Бу хакта күрше республиканың Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Уфада 13 меңнән артык чүп контейнеры бар, - дип аңлата белгечләр. – Күпләре инде искерде һәм алыштыруга мохтаҗ. Контейнер паркын яңарту безгә халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга һәм «Экология» илкүләм проекты күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирәчәк».

1100 литр сыйдырышлы күчмә пластик евроконтейнерлар Уфага Түбән Каманың «Ай-Пласт» заводыннан китереләчәк. Башкортстан башкаласына 2000 данәдән артык контейнер озатылачак.

