Түбән Камада бүген гидравлик сынаулар тәмамлана, димәк, торак йортларга кайнар су бирелергә тиеш. Күпчелек йортларда кайнар су ял көннәрендә үк бирелде.
«Әгәр сезнең краныгыздан су килә башлаган һәм ул әлегә җылымса булса, барысы да тәртиптә, - дип хәбәр итә белгечләр. - Ул көн дәвамында җылыначак. Әгәр кайнар су кранында су бөтенләй юк икән, 072 яки 400-720 телефоннарына шалтыратыгыз һәм проблема турында хәбәр итегез».
Торбаларда җитди проблемалар шәһәрнең иске өлешендә ачыкланган. Кичке җидегә кадәрТукай ур., 36, 38; Химиклар пр., 44, 46а, 46б, 48 нче йортларында кайнар су булмаячак. Проблеманы алданрак хәл итеп булса, суны көн дәвамында бирәчәкләр.