ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфаты буенча ил күләмендә җиденче урында тора
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 01 Август 2019 - 12:46
  • Караулар: 317

Domofond.ru порталы белгечләре җирле халыкның коммуналь хезмәтләр эшен ничек бәяләвен ачыклау максатыннан сораштыру үткәргәннәр һәм әлеге күрсәткеч буенча Россиянең 200 шәһәре исемлеген төзегәннәр. Исемлектә Түбән Кама беренче унлыкка кергән: безнең шәһәр 6,6 балл җыеп, җиденче урында тора.

Сораштыруда ил күләмендә 90 меңнән артык кеше катнашкан. Беренче урында - Ейск (6,9 балл) шәһәре.


Рейтингта Татарстан шәһәрләреннән Казан – 25 нче, Чаллы – 4 нче, Әлмәт – 61 нче урында.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^