Рус Тат
Түбән Кама идарәче компанияләре - республикада алдынгылар рәтендә
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 20 Май 2019 - 13:48
  • Караулар: 34
Татарстанда  "Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы идарәче оешма" конкурсының 2018 ел йомгаклары билгеле булды. 

Конкурс нәтиҗәләреннән күренгәнчә,  1000 мең кв.метрдан артык торакка  хезмәт күрсәтүче идарәче компанияләр арасында   Түбән Каманың  "ПЖКХ -17" идарәче компаниясе  - беренче урын,  "Жилье" идарәче компаниясе икенче урын алды.

Моннан тыш, 2018 елда "ТР ТКХ предприятиеләре арасында хезмәтне саклау эшен иң яхшы оештыру" республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды, аның нәтиҗәләре буенча "ПЖКХ-17" идарәче компаниясе коллективы икенче  урын яулады, беренче урында – Чаллы, өченче урында -  Бөгелмә.

"Без җиңүчеләрне котлыйбыз: бу  - Түбән Кама идарәче компанияләре коллективының, гомумән, шәһәребезнең торак - коммуналь хуҗалык өлкәсендәге хезмәтенә югары бәя", - диде Айдар Метшин бүген район җитәкчеләренең чираттагы дүшәмбе  киңәшмәсендә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*