ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама идарәче компаниясе эш нәтиҗәләре буенча ил күләмендә алдынгы урынны алган
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 03 Апрель 2019 - 09:15
  • Караулар: 332
Түбән Каманың «Жильё» идарәче компаниясе Россиянең иң яхшы 50 идарәче компаниясе арасында алтынчы урынны алган. Рейтинг Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды тикшеренүләре нигезендә төзелгән, исемлеккә 17 мең оешма кергән.

Нәтиҗәләр ясаганда, идарәче компаниянең эшчәнлек масштабы, финанс ягыннан тотрыклылыгы, нәтиҗәлелеге, дәрәҗәсе, эш күрсәткечләренең һәркемгә ачык булуы исәпкә алынган.  Исемлектә беренче урында Краснодар шәһәре идарәче компаниясе тора.

Түбән Камадан тыш, әлеге исемлектә беренче иллелектә Сарман районы (40нчы урын), Казанның «Танкодром» торак-коммуналь хуҗалыгы (50нче урын) да бар. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^