ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Балага салкын тигән очракта, табибны өйгә чакыртырга мөмкин
Сәламәтлек
  • 23 Март 2020 - 15:01
  • Караулар: 72

Россиядә балаларга чираттагы медицина тикшерүләрен уздыруны әлегә туктаттылар. Бу коронавирусны таратмау чаралары белән бәйле.

Белгечләр Түбән Кама халкына искәртә: әгәр балагызның температурасы күтәрелсә, ОРВИ билгеләре күзәтелсә, табибны түбәндәге телефон номерлары аша өйгә чакыртырга мөмкин: 44-77-72, 44-77-73, 44-77-74, 44-77-75, 44-77-76, 44-77-77.

«Әгәр температурасы югары һәм ОРВИ симптомнары булган баланы табибка алып килергә уйласагыз, фильтр-кабинетка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез, - диләр медицина хезмәткәрләре. - Тукай урамындагы 1 нче сырхауханәдә ул төп ишектән сул якта урнашкан. Менделеев урамындагы 2 нче сырхауханәдә ишекне кергәч – уң якта».

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^