Айдар Метшин Россиядә коронавирус таралуны профилактикалау белән бәйле рәвештә, карантинга китте. Бу хакта бүген дүшәмбе киңәшмәсендә Эльвира Долотказина җиткерде.
"Айдар Рәисович планлы кыска вакытлы отпускта булды, - диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары. - РФ Россия кулланучылар күзәтчелеге карарын, ТР Президенты Р. Н.Миңнехановның республика территориясендә коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимын кертү турында күрсәтмәсен исәпкә алып, чит илләрдән кайткан барлык кешеләр ике атналык өй карантины уза. Айдар Рәисович та хәзер өйдә – “үз-үзен изоляцияләү" шартларында. Ул - сәламәт, анда вируслы авыру билгеләре юк".
Эльвира Долотказина билгеләп үткәнчә, Түбән Кама мэры дистанцион рәвештә эшли, аның эш графигы үзгәрмәде. Конференц-элемтә режимында Айдар Метшин муниципаль һәм республика дәрәҗәләрендәге барлык эшлекле киңәшмәләрдә катнаша.