Түбән Камада шәһәрнең мактаулы гражданины, балалар хастаханәсенең элеккеге баш табибы Людмила Андрееваны искә алу кичәсе узды. Ул Түбән Камага гаиләсе белән 1969 елда күченеп килгән һәм бар гомерен балалар дәвалауга багышлаган.
Людмила Николаевна шәһәр Советы депутаты була, балалар сөт кухнясы төзү һәм аны ачуга җитәкчелек итә, 10 ел дәвамында ана һәм бала сәламәтлеген саклау мәсьәләләре буенча даими комиссияне җитәкли. Ә 1988 елдан балалар хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнә.
Аның инициативасы белән районара неонаталь һәм балалар хирургия үзәге ачылды, шулай ук ул балалар бакчаларында махсус дәвалау төркемнәре ачарга ярдәм итте. Людмила Николаевна мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Надежда» үзәген ачуда да зур ярдәм күрсәтте.
.JPG)
"Аның кебекләр аз. Людмила Николаевна проблеманы ничек хәл итәргә кирәклеген һәрвакыт төгәл белә һәм аны хәл итә иде, - ди «Надежда» үзәге директоры Нина Буханова. - Ул вакытта балалар бакчаларында махсуслаштырылган төркемнәр бары тик Түбән Камада гына иде, бүген дә алар бөтен җирдә дә юк. Бу балаларны яратучы һәм аларның сәламәтлегенә битараф кала алмаучы кеше карашы булды".
"Минем остазларым берничә булды, әмма оештыру сәләтенә мин, әлбәттә, Людмила Николаевнадан өйрәндем", - дип искә алды үз чыгышында шәһәр балалар хастаханәсе баш табибы Рамил Хәмидуллин.
.JPG)
Шулай ук Рамил Хәмидуллин 2025 елда балалар сырхауханәсенең 45 еллыгы билгеләп үтеләчәген искәртте һәм Людмила Николаевна истәлегенә мемориаль такта ачарга тәкъдим итте.
"Аның белән эшләү кызык иде, - ди сәламәтлек саклау тармагы Ветераннар советы рәисе Людмила Чернова. - Нинди генә инициатива булмасын, Людмила Николаевна аны хупларга һәм тормышка ашырырга тырышты. Һәрвакыт барысы да барып чыгачагына ышана иде. Аның шәһәр җитәкчеләрен ышандыра алуы нәтиҗәсендә, үз вакытында хастаханәгә яңа мәктәп өчен янкорма төзелде. Хастаханәне ачканнан соң, балалар 21нче мәктәп укытучылары белән уен бүлмәсендә шөгыльләнә иделәр, ә болай балаларга дәвалану вакытында уку программасыннан артта калмаска мөмкинлек туды".