1 февраль көнне Түбән Камада «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале узачак.
Язмышларын медицина белән бәйләргә ниятләгән мәктәп укучылары һәм студентлар үзләренең булачак һөнәрләре турында тулырак күзаллау алачаклар. Фестивальдә сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчеләре һәм Түбән Кама хастаханәләре баш табиблары чыгыш ясаячак. Казан дәүләт медицина университетыннан килгән махсус кунак укырга керү, уку һәм практика үтү шартлары турында сөйләячәк.
«Ак халатлы фәрештәләр» фестивале Түбән Кама консультация-диагностика сырхауханәсенең актлар залында 12:00 сәгатьтә башлана. Очрашуга шәһәр һәм район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары чакырыла.