ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада балаларына күкрәк сөте имезүче аналар саны икеләтә арткан
Сәламәтлек
  • 26 Ноябрь 2019 - 14:49
  • Караулар: 300

Түбән Кама балалар хастаханәсе Казанда узган «Инновацияләр киңлеге-2019» конкурсында беренче урын алды. Бәйге финалына 80 катнашучының 30 ы чыккан.

Нефтехимиклар шәһәрен «Күкрәк сөте имезү – ана булу куанычы» проекты белән акушер-гинеколог Зилә Әүхәдиева тәкъдим итте.

«Түбән Кама перинаталь үзәге активистлары  тарафыннан эшләнгән әлеге проект ике елдан артык гамәлдә һәм уңай нәтиҗәләр бирә. Хәзер Түбән Камада бала тапкан аналарның якынча җитмеш проценты сабыйларына күкрәк сөте имезә, 2017 елда бу күрсәткеч кырык процент иде», - ди белгеч.

Күкрәк сөте баланың сәламәт үсеше өчен кирәкле барлык туклыклы матдәләрне бирә. Өстәвенә, имезү баланың да, ананың да сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә. Күкрәк сөте имезү хатын-кызларда сөт бизе яман шеше, икенче типтагы диабет һәм йөрәк авырулары килеп чыгу хәвефен киметә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^