Заманча караватлар үзәк хастаханәнең реанимация һәм интенсив терапия бүлекләрендә урнаштырылачак.
«Пешү җәрәхәтләре блогын җиһазлар белән тәэмин итүче «Киль-Казан» компаниясе эшләр тәмамланганнан соң ук үзәк хастаханәгә кыйммәтле бүләк ясады, - дип сөйләделәр безгә медучреждениенең матбугат хезмәтендә. - Пешү җәрәхәтләре блогын ачу вакытында компания баш табиб Хәбибулла Әхмәдовка матрацлы медицина караватлары алу өчен сертификат тапшырды».

Сүз А-4 моделендәге «Медицинофф» механик караватлары турында бара. Аларның һәркайсының бәясе 50 мең сумнан артып китә. Әлеге караватлар авыру өчен дә, дәвалаучы өчен дә уңайлы итеп эшләнгән.

