Түбән Камада йөзү буенча гомумшәһәр ярышлары уздырыла. Алар 14 августта «Дуслык» комплексының 25 метрлы бассейнында узачак.
Оештыручылар – “Нефтехимик» спорт клубы һәм физик культура һәм спорт идарәсе. Катнашучыларда табиб рөхсәте һәм иминият полисы булуы мөһим. Команда составы чикләнмәгән.
Ярышлар 4 яшь төркемендә үткәрелә:
- 2004-2005 елгы (200 м, комплекслы йөзү) - егетләр һәм кызлар;
- 2006-2007 елгы (100 м, брасс) - егетләр һәм кызлар;
- өлкән буын (пенсионерлар) (25 м, ирекле стиль) – ир-атлар һәм хатын-кызлар;
- эшче яшьләр (35 яшькә кадәр) (50 м, ирекле стиль) - ир-атлар һәм хатын-кызлар.
Разминка 9:30 сәгатьтә башлана. Ярышлар 10:00 сәгатьтә башлана. Белешмәләр өчен телефон 8-917-299-72-03.

