ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама авыл хезмәтчәннәренә медицина тикшеренүе үтү өчен шәһәргә трансфер оештырдылар
Сәламәтлек
  • 07 Август 2019 - 10:40
  • Караулар: 542

Маммография узу өчен махсус автобус Кармалы җирлегеннән, Городище һәм Иске Чишмә авылларыннан пенсионерларны Түбән Кама үзәк хастаханәсенә алып килде.

Үз ФАПларында иртән авыл хатын-кызлары кан анализын тапшырды, аларга ЭКГ ясадылар, күз басымын үлчәделәр, шулай ук хатын-кызлар гинеколог кабинетында булдылар.

"Тикшерүне бик тиз уздык. Ә хәзер безне кире кайтарачаклар. Моннан да яхшырак уйлап табып булмый, барысына да зур рәхмәт», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Иске Чишмә авылында яшәүче Нина Тома.

Бер көн эчендә диспансерлаштыруны 16 кеше уза алды. Тикшерү 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз хатын-кызлар өчен үткәрелде. Районга бу рейс сынап карау өчен иде. Киләсе рейс 9 августка планлаштырылган. Август дәвамында 56 ялгыз пенсионер тикшерү узарга тиеш булачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^