ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама үзәк хастаханәсе хезмәт күрсәтү сыйфаты буенча алдынгы урыннарны били
Сәламәтлек
  • 22 Май 2019 - 12:55
  • Караулар: 281
Түбән Кама үзәк хастаханәсе хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарның берсен били. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында әйтеп узды.  

2018 елда республика территориясендә дәвам иткән тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Түбән Кама хастаханәсе мөмкин булган 100 баллдан 96 балл җыйган. Тикшерү барышында ресурсларның һәркемгә ачык булуы һәм андагы мәгълүматка бәя бирелгән.

Билгеле булганча, Түбән Кама хастаханәсенең үз сайты алып барыла, шулай ук Инстаграм һәм Вконтакте челтәрендә рәсми битләре бар.

Актуаль һәм проблемалы сорауларны турыдан-туры баш табибка 24-32-47 телефоны аша шалтыратып җиткерергә мөмкин. Халык сырхауханәләрнең эше турында үз фикерен регистратуралардагы электрон планшетларда калдырырга мөмкин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^