ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
"Яшел Фитнес" проекты Түбән Камада яңа сезонын башлый
Сәламәтлек
  • 21 Май 2019 - 10:19
  • Караулар: 423
26 май көнне 16:00 сәгатьтә "Гаилә" паркында  "Яшел Фитнес" социаль-спорт хәрәкәте яңа сезонын башлап җибәрә. 



Программада - ачык һавада  күмәк  иртәнге зарядка, 6 юнәлеш буенча  спорт күнекмәләре белән шөгыльләнү;  өлкәннәр һәм балалар өчен интерактив зоналар, дөрес туклану турында лекцияләр, конкурслар һәм призлар уйнату.



Инде өченче ел рәттән оештыручылар 100 дән артык чара тормышка ашыралар: уннарча иҗтимагый киңлек территориясендә көндәлек тренировкалар, тематик фитнес-фестивальләр, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, спорт дисциплиналары буенча белем бирү лекцияләре.

Шулай ук Татарстанда  массакүләм спортны үстерүгә зур өлеш керткән өчен «Яшел Фитнес премиясе»н тапшыру да планлаштырыла.

Тулырак мәгълүмат биредә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^