Рус Тат
Түбән Камада балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру мәсьәләләре каралды
Сәламәтлек
  • 17 Май 2019 - 10:39
  • Караулар: 55
Түбән Камада Хезмәтне саклау буенча координация советында балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын, сәламәтләнүен һәм мәшгульлеген оештыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.



Утырышта балалар лагерьлары хезмәткәрләре катнашты. Аларга хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, производствода бәхетсезлек очракларын булдырмау кирәклеге турында искәртелде.  2019 елда башкарма комитетка район җирлегендә  бәхетсезлек очраклары турында 11 хәбәр ирешкән. Аларда 18 кеше зыян күргән, 9 ы һәлак булган. Һәлакәтләрнең иң зур өлеше эре сәнәгать предприятиеләренә һәм аларның төзелеш мәйданчыкларына туры килә. 



Соңгы 3 елда Түбән Кама районы территориясендә балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру буенча бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән. 




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*