ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама медицина хезмәткәрләре һөнәри осталык бәйгесендә югары нәтиҗәләргә ирештеләр
Сәламәтлек
  • 03 Май 2019 - 08:45
  • Караулар: 369
Казанда "Урта медицина һәм фармацевтика белеме булган иң яхшы белгеч – 2019" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабына йомгак ясадылар. 

Конкурста Түбән Кама  район үзәк күптармаклы  хастаханәсеннән 6 вәкил катнашты. Алар арасында шәфкать туташлары, лаборантлар һәм фельдшерлар бар. 

Нәтиҗәдә, Түбән Камадан ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшеры Светлана Клипова «Иң яхшы фельдшер» номинациясендә өченче урын алды. Шулай ук «Һөнәргә тугрылык өчен» номинациясендә диплом белән   шәфкать туташы Наҗия Бурмистрова бүләкләнде. «Иң яхшы фельдшер» һәм «Иң яхшы лаборант» номинацияләрендә  фельдшер-лаборант Эльмира Арчибасова, ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшерлары Наталья Кричмар һәм Айдар Билалов һәм рентген бүлмәсе лаборанты Ләлә Калашникова дипломнар алдылар. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^