Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
46 көн калды
Түбән Кама чыгарылыш сыйныф укучылары медицина хезмәткәрләре тәҗрибәсен өйрәнә
Сәламәтлек
  • 14 Апрель 2019 - 16:03
  • Караулар: 99
Түбән Каманың өлкән сыйныф укучылары өчен балалар экология-биология үзәге төрле юнәлешләрдә дәресләр үткәрүен дәвам итә. Соңгы шундый очрашу шәһәр хастаханәсендә оештырылды. 

Үзәк педагоглары ярдәме белән балалар медицина югары уку йортларына керү өчен җитди әзерлек үтәләр.  Бу юлы укучылар 2нче номерлы дәвалау корпусында булдылар.  Экскурсиягә  23 укучы килгән иде. Арадан кемдер -  хирург, кемдер психиатр булырга тели, кардиология, стоматология һәм неврология юнәлешләре белән кызыксынучылар да бар.

Укучылар  дәвалау корпусындагы  барлык бүлекләрдә булдылар, шәфкать туташлары белән аралаштылар, уникаль җиһазлар белән таныштылар, үз  сорауларына җаваплар таба алдылар.  Өлкән шәфкать туташы  гипсны дөрес салырга өйрәтте, бүлек эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде.  Шулай ук мәктәп укучылары операцияләр ясау бүлмәсендә дә булдылар. Алар йөрәк артериясенә операция барышын карадылар,  операцияне экраннан күзәтә бардылар.

Киләсе шундый очрашу  ашыгыч медицина ярдәме станциясендә үтәчәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*