ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама табиблары ел йомгаклары буенча киңәшмәгә җыелды
Сәламәтлек
  • 19 Февраль 2019 - 10:30
  • Караулар: 321
Түбән Кама үзәк хастаханәсендә медсовет узды, анда табиблар узган елгы эшкә йомгак ясадылар. 

2018 елда ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 74 566 мөрәҗәгать кергән. Ашыгыч чакыруларга 20 минутка кадәр барып җитү  99% тәшкил иткән. 

Яман шеш авыруларын иртә стадиядә  ачыклау, шулай ук соңгы  бишьеллыкта бу авырудан исән калу санының артуы күзәтелә. Хәзер онкологларда 7 640 пациент исәптә тора. Авырулар саны арасында беренче урында - сөт бизенең яман шеше, икенче урында – колоректаль яман шеш, тире һәм үпкә яман шеше өченче һәм дүртенче урында тора.

Терәк-хәрәкәт системасы авыруларына вакытында операция ясау  инвалидлык кимүгә китергән. 2018 елда инвалидлыкка 29 кеше чыккан. 76 кеше аны озайткан. (2017 елда - 35 кеше инвалидлык алган булган,  93 кеше аны озайткан булган). 

Түбән Кама районы сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге рейтингында ел нәтиҗәләре буенча икенче урынны алды. 

Стационар кабул итү бүлмәсенә 58 000 кеше килгән. Шулардан  33 000гә якын пациент хастаханәгә салынган һәм дәваланган. 

Түбән Кама табиблары 2018 елда 12 899 операция ясаганнар. 

Бүгенге көндә хастаханәдә 2 552 кеше эшли, шуларның 403е – табиб, 1351е-шәфкать туташы. Коллективта өч  РФ атказанган табибы, егерме дүрт  ТР атказанган табибы һәм биш  медицина фәннәре кандидаты хезмәт куя.

"Быелга планнар зурдан. Бу  - җиһазларны яңарту, бердәм кабул итү-диагностика бүлеген проектлау һәм төзи башлау, кешеләрнең пешү очраклары өчен  ятаклар кертү, сыйфат менеджменты булдыру, ашыгыч медицина ярдәме станциясенең автопаркын яңарту һәм бинаны ремонтлауны тәмамлау, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем санын киметү, югары технологияле медицина ярдәменең яңа төрләрен кертү", - дип билгеләде баш табиб Хәбибулла Әхмәдов.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^