ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама медицина көллиятенең чыгарылыш курс студентлары яңа система буенча аккредитация узачак
Сәламәтлек
  • 24 Гыйнвар 2019 - 11:04
  • Караулар: 403
Түбән Кама балалар хастаханәсенең өлкән шәфкать туташлары медицина көллиятен тәмамлаучыларны аккредитацияләүнең  "репетициясендә" булдылар.



Беренчел аккредитация -  һөнәри эшчәнлеккә рөхсәт бирүнең яңа системасы, ул ике этапны үз эченә ала – тест үткәрү һәм гамәли күнекмәләрне бәяләү. Соңгысы реаль шартларда манекеннар, медицина җиһазлары һәм инструментлар кулланып үткәрелә. Имтихан барышы тулысынча видеокамераларга төшерелә.



Формаль булмаган әлеге очрашуда  белгечләр студентларның әзерлек дәрәҗәсен күрә һәм  булачак хезмәттәшләренә киңәшләр бирә алдылар. 

Үз осталыкларын шулай ук физик мөмкинлекләре чикле - начар күрүче студентлар да күрсәтте, биредә сентябрь аеннан алар өчен медицина массажына  өйрәтү буенча махсус курс оештырылды. Татарстанда әлегә бу  - беренче  тәҗрибә, ә Россиядә  шундый 5 уку йорты бар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^