ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада тагын бер йорт кулланылышка тапшырылды
Төзелеш hәм күчемсез милек
  • 21 Гыйнвар 2020 - 12:43
  • Караулар: 215

Түбән Камада ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды ярдәме белән төзелгән тагын бер күпкатлы йорт кулланылышка тапшырылды. Әлеге 120 фатирлы йорт шәһәрнең Корабельная урамында урнашкан. Фатир ачкычларына социаль ипотекада катнашучылар - бюджет оешмалары хезмәткәрләре ия булды.

Фатирларда яшәү өчен барлык шартлар да бар: алар сантехника, газ плитәсе, янгын сигнализациясе, су, газ, электр энергиясе исәпләгечләре, җылылык көйләгечләре белән тәэмин ителгән.

"Мин Росреестр идарәсенең Түбән Кама бүлегендә эшлим. Социаль ипотека программасына исәпкә 2019 елның июлендә генә баскан идем. Биш ай узуга, бик матур һәм уңайлы фатирга ачкычлар алдым. Моңа кадәр балалар белән әти-әнием фатирында яшәдем. Ул яңасыннан ике тапкырга кечерәк. Бирегә инде бу атнада ук күченергә планлаштырабыз", - ди Алевтина Тимофеева.

Йорт төзелешенә техник заказ бирүче һәм подрядчы оешма –“ЖИК-НК " ҖЧҖ.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^