Капиталь ремонттан соң, кичә Түбән Каманың 12 нче микрорайонында "Клевер" балалар һәм яшүсмерләр клубы ачылды.
Бу көнне биредә экология-биология үзәге белгечләре күп балалы гаиләләр белән берлектә клубка керү юлында чәчәкләр утыртты, 5 нче китапханә хезмәткәрләре остаханәләр оештырды. Балалар өчен уен мәйданчыклары эшләде. Бәйрәм ахырында аларның һәркайсына татлы сый - туңдырма тараттылар.
Сезнең игътибарыгызга чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Теләге булганнар әлеге үзәкне барып та карый алалар. "Клевер" клубы Кайманов урамының өченче йортында урнашкан.

.JPG)