ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов балаларның җәйге ялын оештыру өчен яңартылачак объектларны төзекләндерү планнары турында сөйләде. Программа өч елга исәпләнгән, финанслау күләме – якынча 7 млрд сум.
Бу сезонда Түбән Каманың "Кама" лагеренда ремонт эшләре планлаштырыла. Лагерь 1970 елда Каракүл ярында төзелә. Җәй буена биредә җиде йөзгә якын бала ял итә. Ләкин корпуслар аз булу сәбәпле, лагерь бөтен ихтыяҗны да каплап бетерә алмый. Яңа программа нәкъ менә шундый проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән.

Быел республика бюджетыннан "Кама" лагерен төзекләндерү өчен 192 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу акчаларга лагерьга керү урынын яңарту, йокы корпусларын төзекләндерү һәм шул ук максатлар өчен ике ташландык бинаны торгызу, футбол, хоккей, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары, хәрәкәтле уеннар өчен мәйданчыклар, амфитеатр, балалар мәйданчыгы, беседкалар булдыру, пляж тирәсен төзекләндерү планлаштырыла. Моннан тыш, лагерь ашханәсе һәм административ блок капиталь ремонтланачак.

Әлеге чараларның барысы да мөмкин кадәр күбрәк балага ял итү мөмкинлеге тудыру һәм "Кама" лагерен ел әйләнәсендә эшләп килүче комплекска әверелдерү максатыннан эшләнә. Әлегә биредә җәйге сменалар гына оештырылса, төзекләндерүдән соң, лагерь ел әйләнәсе эшли башлап, биредә спорт җыеннары, яшьләр өчен чаралар, каникул чорында балаларга ял итү һ.б. мөмкинлекләр ачылачак. Лагерь тирәсен дә заманча итеп үзгәртү планлаштырыла. "Кама" лагерен төзекләндерү 2019 ел ахырына төгәлләнәчәк.