Күчмә киңәшмәнең беренче ноктасы - «Ант септ» ҖЧҖ, анда кыска гына вакыт эчендә бактериягә каршы компонентлары булган гигиена чарасы җитештерүне җайга салдылар. "Антсепт" төрле ихтыяҗлар өчен 60 миллилитрдан алып бер литрга кадәр сыйдырышлы савытларда җитештерелә. Биредә тәүлегенә 3 мең литр антисептика җитештерелә.
Төп чимал булып, кеше тиресе өчен куркынычсыз изопропил спирты хезмәт итә. Аны Новочебоксарскидан «Химпром» ГАҖ кайтарта. Бу спирт Россиядә билгеле бер квота буенча бүленә. Җитештерүчеләр сүзләренә караганда, бактериягә каршы чара махсус өстәмәләр ярдәмендә тиренең зарарлануын һәм корылыгын юкка чыгара. Шул ук вакытта аның антисептик исе тиз очып бетә.
Үз проектына инвесторлар якынча 4,5 млн сум керткән, 11 эш урыны булдырган. Төп җиһазларны Казаннан алып кайтканнар, ә препаратны салу өчен савытлар Ижевскидан китерелә. Ел ахырына кадәр эшмәкәрләр төрле өслекләрне антисептик эшкәртү һәм сыек сабын ясау буенча ике юнәлеш ачарга планлаштырыла. Планлаштырылган инвестицияләр күләме -15 млн сум.
Антисептик чараларга килгәндә, ул җирле предприятиеләргә җибәрелә. "Бәя плюс сыйфат - бу сезнең төп өстенлегегез, - дип билгеләде Айдар Метшин. – Сезнең алда торган төп бурыч - предприятие продукциясе җәлеп итәргә тиеш. Пандемия узачак, әмма шуннан соң да кешеләр гигиена мәсьәләләренә күбрәк игътибар бирәчәк, ә бу - ихтыяҗ һәм җитештерүне үстерү".
Киңәшмәнең икенче өлеше "Кама полимер материаллар заводы" ҖЧҖ җитештерү мәйданчыгында узды. Предприятие составында Казан, Самара, Тобольск һәм Түбән Камада урнашкан дүрт завод эшли. Бу - химия тармагы, авыл хуҗалыгы, төзелеш индустриясе һәм азык-төлек сәнәгате өчен сыгылмалы полимер упаковка һәм композицион материаллар җитештерүче алдынгы компания.
Түбән Камада турыдан- туры компаундлар җитештерү урнашкан, бу - минераль тутыргычлар, махсус өстәмәләр концентратлары, ак һәм кара суперконцентратлар. Кулланучылар - "Казаноргсинтез" ," Сибур", экспорт якын чит илләргә башкарыла. Түбән Кама предприятиесе импортны алыштыруга игътибар бирә, биредә вак өстәлмәләр нигезендә композицион материаллар җитештерү буенча яңа линия эшли башлады. Шулай ук шин җитештерү өчен җиңел эретмә пленкалар җитештерү буенча линия эшли. Бу материал Түбән Каманың шин сәнәгате предприятиеләрендә тест узган һәм тиздән сату базарларына чыгачак.