ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада эшлекле климатны үстерү буенча стратегик сессия узды
Икътисад
  • 05 Декабрь 2019 - 12:31
  • Караулар: 165
Түбән Камада эшлекле климатны үстерү буенча икенче стратегик сессия узды. Бу  - хакимият һәм бизнес вәкилләре арасында үзара мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлтелгән, әңгәмә һәм фикер алышу нигезендә үтүче эшлекле утырыш.

Язгы беренче сессиядә бизнесменнар кече һәм урта эшмәкәрлеккә киртә булучы  өч төп проблеманы  ачыклады. Болар -   кадрлар дефициты, күзәтчелек органнары белән мөнәсәбәт һәм бюрократиягә бәйле кыенлыклар. Ярты ел дәвамында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты әлеге мәсьәләләрне хәл итте: югары уку йортлары һәм предприятиеләр эшен координацияләү буенча кадрлар советы төзелде, күзәтчелек органнары эше анализланды, муниципаль хезмәтләр күрсәтү срокларын кыскарту максатыннан, җирле КФҮ һәм хакимият органнары хезмәтләре оптимальләштерелде.

Айдар Метшин об улучшении делового климата в НМР: «Мы только в начале этого пути, нет никаких иллюзий»

Әйтик, «Лин Вектор» компаниясе Түбән Камада бизнес өчен бюрократик киртәләрне киметте. Белгечләр  «Сакчыл КФҮ» системасын керттеләр. Кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итү турында мәгариф идарәсе башлыгы- район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов сөйләде. Түбән Камада югары уку йортлары һәм предприятиеләр эшен координацияләү буенча кадрлар советы төзелде.  Башта совет  югары уку йортларындагы белгечлекләр исемлеген булдырды  һәм кайсы компаниягә нинди белгеч кирәк булуын ачыклады. Үзара экскурсияләр үткәрелде. Кайбер компанияләр көллиятләрдә үз укыту кабинетларын да булдырды.

Айдар Метшин об улучшении делового климата в НМР: «Мы только в начале этого пути, нет никаких иллюзий»

Эшмәкәрләр, үз чиратында, компанияләргә читтән килгән хезмәткәрләр өчен арзанлы арендалы торак тәкъдим итү, миграция квоталары белән килеп чыккан проблемаларны хәл итүне сорады. Фермерлар  эшкә яшь белгечләрне җәлеп итүгә субсидияләр бирү фикерен җиткерделәр.

Очрашуга ТР буенча бизнес-омбудсмены Венера Камалова нәтиҗә ясады. Аның фикеренчә, башкарма комитет нәтиҗәле эшләгән, хәтта контроль-күзәтчелек органнары да үз эш алымнарын үзгәрткән.

Айдар Метшин об улучшении делового климата в НМР: «Мы только в начале этого пути, нет никаких иллюзий»

Түбән Кама мэры Айдар Метшин, үз чиратында, бизнеста проблемаларның һәрчак булуын искәртте. «Без әле бу юлның башында гына, шуңа күрә  бернинди иллюзияләр дә юк. Минемчә, бүген  сораулар беренче очрашудагыга  караганда да  күбрәк. Венера Айдаровна билгеләп үткәнчә, алар башка характерда, әмма карагыз: барысын да язып бару  өчен,  кәгазь бите дә җитми. Бу -  бик шәп. Бу -  дөрес процесслар. Мин боларның барысын бергә туплавыгызны сорыйм, алда  - зур эш», - диде шәһәр башлыгы.


«БИЗНЕС Online» материалы буенча.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^