ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Каенлы авыл җирлеге стратегиясе ил күләмендә иң яхшылардан танылды
Икътисад
  • 29 Октябрь 2019 - 07:50
  • Караулар: 227
Каенлы авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсеш программасын Санкт -Петербургта узган Россия стратеглары федераль конкурсында иң яхшысы дип таныдылар.

Каенлы җирлегенә 1918 елда нигез салынган һәм хәзер ул Түбән Кама районында халык саны буенча өченче урында тора. Анда 2 062 кеше яши.



Авыл җирлегендә 2019-2025 елларда  бизнес, ТКХ, мәдәният һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә 16 проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Стратегия программасында  -  100 башка исәпләнгән кәҗә фермасы төзү, суүткәргеч челтәрне реконструкцияләү, күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрендә юлларны ремонтлау,  җәмәгать урыннары булдыру, эшмәкәрлекне үстерү һәм башкалар.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^