ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
"ТАНЕКО" АҖ җитештергән дизель һәм автомобиль ягулыгына югары сыйфат дәрәҗәсе бирелгән
Икътисад
  • 20 Октябрь 2019 - 14:37
  • Караулар: 117

"Татнефть" төркеменең "ТАНЕКО" АҖ җитештергән дизель һәм автомобиль ягулыгы "Дөнья сыйфаты – World Quality" программасы дипломына лаек булган. Бу хакта "Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материалына сылтама белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Экспертлар "Татнефть" нефть эшкәртү комплексында чыгарыла торган нефть продуктлары үрнәкләренә югары сыйфат дәрәҗәсен биргән, бу тиешле диплом һәм таныклык белән раслана.

"Дөнья сыйфаты – World Quality" программасы кысаларында Бөтенроссия сыйфат оешмасының эксперт программалары үзәгендә "ТАНЕКО" АҖ чыгара торган дизель ягулыгын (сезонара, F сортларын, җәйге, С сортларын; кышкы, 2 нче класслы) һәм "Евро-5" экологик стандартына туры килә торган АИ-92 һәм АИ-95 маркалы автомобиль бензиннарын бәяләү эше уңышлы тәмамланган.

Хәзер "ТАНЕКО" дизель ягулыгын (сезонара, F сортлы, җәйге, С сортлы, кышкы, 2 нче класслы) һәм АИ-92 һәм АИ-95 маркалы автомобиль бензиннарын маркировкалаганда "Дөнья сыйфаты-World Quality" билгесен кулланырга хокуклы.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^