Түбән Кама Россия күләмендә бирелүче «Бизнес-Уңыш» премиясе өчен көрәшә: әлегә безнекеләр ярымфиналда беренче урынга чыкты. Хәзер муниципалитет төп бүләк – 1 миллион сум өчен тырышачак.
Иң яхшы тәҗрибәләрне карау Түбән Новгород өлкәсендә узды. Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге эшчәнлеге турында Айрат Шәрипов сөйләде.

“Без - барлык моношәһәрләр арасында беренче, һәм бу - үзәкнең өч еллык эшенә яхшы бүләк”, - дип белдерде ул бу җиңү турында.
.jpg)
Конкурсның ахыргы нәтиҗәләрен Мәскәүдә ясаячаклар. Әлегә иң яхшыларга «алтын домкратлар» – кече һәм урта бизнес үсеш алган территорияне яңа дәрәҗәгә күтәрергә сәләтлелек символы тапшырылды.

