ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада бөртеклеләрнең 94 проценты җыеп алынган
Икътисад
  • 12 Сентябрь 2019 - 07:43
  • Караулар: 124

Түбән Кама районында бөртеклеләрнең 94 проценты җыеп алынган. Игенчеләр урып-җыюны бу атнада төгәлләргә исәплиләр.

   

Уңыш гектарына 33,4 центнер тәшкил итә (республика буенча – 30 ц/га). Гектарына 40 центнердан артыграк уңыш җыючы хуҗалыклар да бар.


Бу сезонның соңгы   күчмә кубогы һәм акчалата премиягә «Орсис Агро»дан Илгиз Рәхимов лаек булды.


Аграрийлар шулай ук шикәр чөгендере (аны Зәй комбинатына тапшыралар), бәрәңге, рапс һ. б. уңышны җыеп алуга да керештеләр.

Терлекләрне кышлату өчен азык әзерләү дә бара. Хәзер бер баш шартлы терлеккә 22 центнер азык әзерләнгән, бу күрсәткечне 30 центнерга   җиткерергә планлаштыралар.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^