ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы комиссия Кама Аланында яңа җитештерү объекты проектын хуплаган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев үзенең Инстаграм сәхифәсендә язып калдырган.
"Кама Аланын яңа азык-төлек кластеры оешу белән котлыйм!” –дип яза ул.Моношәһәрнең “Алан” кулланучылар кооперативында помидор һәм кыяр эшкәртү белән шөгыльләнә башлаячаклар. Завод төзелеше 80 млн сум тәшкил итә, шуның яртысы – грант ярдәме.
“60 тан артык яңа эш урыны булдырылачак, - дип яза Радмир Беляев. - Кама Аланында яшәүчеләр өчен экологик яктан чиста производствода эш урыннары булу бик мөһим”.
Моннан тыш, бистәнең Кама буенда икмәк кабул итү предприятиесен төзү тәмамланып килә, алга таба ашлык РФ төбәкләренә, шулай ук Иран һәм Төркиягә экспортланачак. "Проектка 100 млн сум шәхси акча инвестицияләнә, - дип хәбәр итә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. - Алга барабыз”.