ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Дмитрий Медведев һәм Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО»да яңа җайланманы эшләтеп җибәрүдә катнашты
Икътисад
  • 22 Август 2019 - 16:22
  • Караулар: 500

Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО»да ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасын файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. Чара Казан һәм Түбән Кама арасында видеоконференция режимында узды. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров катнашты.

«ТАНЕКО» эре инвестицион проектын үстерү стратегиясе белән «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов таныштырды. Ул «Татнефть» җәмгыятенең «ТАНЕКО» проектын гамәлгә ашыруга 380 млрд сумнан артык инвестиция кертүен билгеләп үтте. Проектны гамәлгә ашыруга Россия белгечләре җәлеп ителгән, проект Россия эшләнмәләрен һәм җиһазларын максималь куллануга юнәлтелгән. Бүген мәйданчыкта 5,5 мең кеше эшли.

Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, ул 10 ел элек беренче җайланманы ачуда катнашкан. РФ Хөкүмәте Рәисе әйтеп узганча, «ТАНЕКО»да ил икътисады өчен кирәкле продукция җитештерелә, яңа проект өстәмә эш урыннары булдыруга да мөмкинлек бирә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^