14 августта Түбән Камада бизнесменнар өчен чираттагы бушлай тренинг узачак. Бу юлы эшмәкәрләргә федераль интернет-порталдан smbn.ru файдалану буенча лайфхаклар бирәчәкләр.
«Без КУЭ бизнес-навигаторы эше турында сөйләячәкбез, аның ярдәмендә үз урыныңны сайлап алырга, якынча бизнес-планны исәпләргә, кредит алырга һәм гарантия рәсмиләштерергә мөмкин, - ди оештыручылар. - Шулай ук дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләшәбез, бинаны арендага алырга, эре заказчыларның сатып алу планнары белән һәрдаим хәбәрдар булырга өйрәнәбез. Моннан тыш, коллектив бердәм һәм
нәтиҗәле эшләсен өчен, хезмәткәрләрне ничек сайларга кирәклеген ачыкларга тырышырбыз».
Башлана 9.00 сәгатьтә. Адрес: эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге, Мәктәп бульвары, 2а. Телефон: 8-987-298-49-87.

