Түбән Камага Америка Кушма Штатларының Circle K компаниясе вәкилләре килде. Компаниянең ягулык белән глобаль тәэмин итү буенча вице-президенты Алекс Миллер җитәкчегендәге делегация Түбән Камада бензин һәм шин җитештерү белән танышты.
Визитның максаты - ягулык җитештерүче буларак "Татнефть" һәм Circle K компанияләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту. Делегация әгъзалары "Татнефть" генераль директоры Наил Мәганов белән очрашты һәм киләчәктә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
Хәзер Circle K компаниясе "ТАНЕКО" комплексында җитештерелгән ягулыкны Ирландия, Норвегия һәм Даниядә сату белән шөгыльләнә. 2019 елның май аена алынган мәгълүматларга караганда, Россия базарында Circle K аша 4200 тонна дизель ягулыгы, 150 тонна АИ-92 һәм 150 тонна АИ-95 бензины сатылган.
Circle K компаниясенә нигез салучы һәм аның хуҗасы – эшмәкәр Алан Бушар, дип хәбәр итә energybase.ru. Компаниянең штаб-фатиры Канаданың Квебек провинциясе Лаваль шәһәрендә урнашкан.