ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камага керү юлында күптән көтелгән ремонт башланды
Икътисад
  • 29 Май 2019 - 12:17
  • Караулар: 397
 Чистай ягыннан Түбән Кама шәһәренә керү юлында  ремонт эшләренә керештеләр.  Төзекләндерү «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» федераль программасы кысаларында башланды.

Түбән Кама мэриясендә юлны төзекләндерү өчен финанс эзләүгә берничә ел вакыт киткән. Бу мәсьәлә кичә Мәскәүдә узган утырышта ахыргача хәл ителде. Гомумән алганда, трассаның  9 километрга якын өлеше ремонтланачак, шуның шактый  өлешен капиталь төзекләндерергә – юлларны киңәйтергә, ут баганаларын алыштырырга һ.б. эшләргә планлаштыралар.



Финанслау  -  ике чыганактан: Моношәһәрләр фонды һәм республика,  тимер юл аркылы чыгу участогыннан «Пионер» индустриаль паркына кадәр араны ремонтлау өчен,  325 млн сум акча бүлеп бирәчәк, «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 96 млн сум юлның  калган өлешенә, шәһәрнең  Көньяк автоюлына тоташкан урынына  кадәр араны ремонтлауга тотылачак.

«Пионер» паркыннан Көньяк автомобиль юлына кадәр участокта эшләр башланды: асфальтның иске катламы алынган, аерым участокларда чокырларны тигезләү башкарылган, асфальт-бетон катнашмасының түбән катламын җәю башланган.

 Трасса зур социаль һәм икътисадый әһәмияткә ия:  бу участок буенча шәһәрара пассажир транспорты йөри, сәнәгать объектларына,  төзелеш базаларына йөк ташыла.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^