ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Чистай ягыннан Түбән Кама шәһәренә керү юлын капиталь төзекләндерүгә 325 млн сум күләмендә акча күчереләчәк
Икътисад
  • 28 Май 2019 - 12:08
  • Караулар: 357
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының күзәтү советы Чистай ягыннан Түбән Кама шәһәренә  керү  юлын капиталь төзекләндерүгә 325 млн сум акча бирүне хуплады. Бу хакта әле генә үзенең Инстаграм сәхифәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев хәбәр итте.

Юлның төзекләндереләчәк урыны 5,25 км араны тәшкил итә.  Ул "Пионер" индустриаль паркына кадәр дәвам итә.  Кичә район җитәкчеләре киңәшмәсендә Түбән Кама мэры  әлеге участокта юл эшләренең актуальлеген билгеләде. "Проект безнең өчен бик мөһим һәм әһәмиятле, - диде Айдар Метшин. - Без быел әлеге юлны нормага китерү, беренче катламны ябу буенча эшләр башкарырбыз дип өметләнәбез".

Түбәнкамалылар өчен бу -  көтеп алынган ремонт, чөнки юлның начар хәлдә булуы машина йөртүчеләргә уңайсызлыклар тудыра килде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^