Түбән Камада ТР икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, "Корпорация" МСП" АҖ дирекциясе җитәкчесе урынбасары Ольга Пискунова, ТР Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев һ. б. катнашында форум үтте. Анда 120 дән артык эшкуар катнашты.
Бизнесменнар Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге эшчәнлеге белән таныштылар, биредә эшкуарларга ярдәм чаралары, әйтик, моношәһәрләргә ярдәм итү буенча федераль программа кысаларында ташламалы кредит алу мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
"Узган ел Түбән Кама муниципаль районы һәм "Ак барс" банкы, ВТБ, "Газпромбанк", "Россельхозбанк", "Саклык банкы" һәм ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды, - дип аңлатты Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев. - Максат - "Түбән Кама" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентларына ярдәм итү өлкәсендә индивидуаль якын килүне билгеләү, хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәтләр урнаштыру".