Түбән Кама районы суднолар төзүдә данлыклы нарат урманы белән генә түгел, үзенең верфе белән дә танылырга мөмкин. Ульяновск инвесторлары территорияне верфь төзү өчен потенциаль мәйданчык буларак карадылар.
Сүз елга, диңгездә йөзүче универсаль суднолар төзү турында бара. Бу - әлегә тиңнәре булмаган Россия -Германия проекты. "Сембер верфе" урнашачак урын сыйфатында Кама Аланындагы елга ярын карыйлар.
Чынлыкта, Россиядә судно төзү мәсьәләсе шактый кискен тора. Су транспорты - икътисадый үсеш коралы, ул кирәкле вакытта товарлар һәм чималны китереп торырга мөмкинлек бирә. Әмма бүгенге көндә Россия Федерациясендә су транспортында йөк ташу нибары 2 процент тәшкил итә. Бу соңгы 15 елда суднолар паркы яңартылмауга бәйле, дип яза pfo.volga.news.
Верфьне төзүгә якынча 6,5 млрд сум кирәк булачак, эш урыннары саны – 350. Елына 24 ләп судно җитештерү күздә тотыла. Түбән Кама районыннан тыш, инвесторлар төзелеш өчен территория сыйфатында Яшел Үзән районын да карыйлар.