Рус Тат
Түбән Камада сәнәгать парклары эшчәнлеге турында фикер алыштылар
Икътисад
  • 18 Март 2019 - 13:50
  • Караулар: 44
"Микрофибра"  ҖЧҖ  "Түбән Кама" сәнәгать паркының төп резиденты булачак.   Бу хакта бүген район җитәкчеләренең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды, киңәшмәдә шәһәр һәм район территориясендә кече һәм урта бизнесны үстерү, шулай ук сәнәгать парклары эшчәнлеге турында фикер алыштылар. 

 2018 ел ахырына "Түбән Кама" сәнәгать паркының 20 гектар мәйдандагы инженерлык инфраструктурасы төзелеше тәмамланган. Инженерлык челтәрен төзү бәясе 378 млн сум тәшкил иткән, әлеге сумма республика бюджетыннан һәм "Моношәһәрләрне үстерү фонды" программасы нигезендә бүлеп бирелгән. Парк инвестицияләрнең гомуми  күләме 1,5 млрд  сум тәшкил иткән 10 резидентны үзенә сыйдырачак, аларда яңа 500 эш урыны булдыру күздә тотыла.    Бүгенге көндә паркта җиде резидент бар, шуларның бишесе төзелеш эшләре алып бара, ике компания агымдагы елның июнь аенда үз җитештерү биналарын төзүгә керешәчәк. Өч яңа компания тиешле документларны рәсмиләштерә һәм 2019 елның маеннан да соңга калмыйча парк резидентлары статусын алачак. 

"Түбән Кама"  паркының төп резиденты - сүс җеп җитештерүдә Россия һәм Европада тиңе булмаган "Микрофибра"  ҖЧҖ.   Проектта әлеге юнәлештә 120 эш урыны булдырып, инвестицияләрнең гомуми  күләме  якынча 1,6 млрд сум тәшкил итәчәге каралган. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Радмир Беляев сүзләренә караганда, әлеге производствоны эшләтеп җибәрү Түбән Камага яңа эшчәнлек төренә алынып, әлеге базада җитештерелә торган чималдан продукция җитештерүче кече предприятиеләрнең тулы бер кластерын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Радмир Беляев  "Пионер" индустриаль паркында реконструкцияләү эшләре барышы белән дә таныштырды. Ул әйтеп узганча, эшнең беренче этабы төгәлләнгән.  Паркка кертелгән  инвестицияләр 700 млн сум тәшкил иткән. "Пионер" паркын ачу 2019 елның 12 апреленә планлаштырылган. 

"Кама Аланы" индустриаль паркында да эш дәвам итә: бүгенге көндә биредә  3 млрд  сумнан артык инвестицияләр кертелгән. 2018 елда парк резидентлары 5,5 млрд сум күләмендә продукция төяп озаткан, парк территориясендә 895 хезмәткәр эшли. Планда тагын бер юнәлешне – авыл хуҗалыгы кластерын үстерү. Хәзерге вакытта «Чишмә» компаниясенең потенциаль инвесторы белән берлектә 15 мең кв. метр мәйдандагы теплица  төзү өчен проект-смета документлары эшләнә, кертеләчәк инвестицияләр күләме 90 млн сум тәшкил итә.  "КамПромДеталь" ҖЧҖ нефть һәм газ сәнәгате өчен стандарт һәм стандарт булмаган җиһазлар җитештерү буенча яңа производство башлап җибәрде, биредә инвестицияләр күләме 100 миллион сум тәшкил иткән, 100 яңа эш урыны булдырылган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар