ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин: «Безнең сугышчыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы мәңгелек, һәрвакыт тирән хөрмәткә лаек»
Җәмгыять
  • 15 Февраль 2020 - 07:19
  • Караулар: 94

Хөрмәтле түбәнкамалылар!

15 февральдә безнең илдә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне 31 ел элек 1989 елда Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылып бетә.

Әфган сугышы егерменче гасырның иң озакка сузылган, авыр һәм фаҗигале сугышларының берсе булды. Ул 9 ел, 1 ай һәм 18 көн дәвам итте. Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә меңнән артык якташыбыз катнашты. Безнең сугышчыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы мәңгелек, һәрвакыт тирән хөрмәткә лаек.

Якын иптәшләрен югалткан кешеләрнең дә, туганнарын көтеп ала алмаганнарның да җан әрнүе бер үк дәрәҗәдә зур. Түбән Кама хәрби комиссариатыннан чакырылган 14 егет туган җиренә кире әйләнеп кайта алмады. Аларның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр!

Түбән Кама районы тормышында актив катнашучы, үсеп килүче буын өчен «батырлык дәресләре» үткәрүче, һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына һәм хезмәттәшләренә ярдәм күрсәтеп торучы ветераннар оешмаларына чын күңелдән рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Шушы вакыйгаларда катнашкан ветераннарга һәм аларның гаилә әгъзаларына чын күңелдән сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт һәм иминлек телим!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры Айдар Метшин

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^