ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
57 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
7 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
3 көн калды
Айдар Метшин авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булды
Җәмгыять
  • 28 Декабрь 2019 - 14:30
  • Караулар: 86
Бүген Түбән Камада бәйрәм алды авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды. Сату барышы белән  шәһәр мэры  Айдар Метшин танышты.

Түбән Кама мэры  фермерлар белән аралашты,  үзенә бәйрәм өстәленә каз сатып алды. Фермерларның берсе шәһәрдә үзләре җитештергән товарларны сату өчен кечкенә генә кибет төзүдә ярдәм сорады. Айдар Метшин җаваплы җитәкчеләргә әлеге  мәсьәләне карарга йөкләмә бирде.



Яңа ел ярминкәләрен ачу тантанасы күңелле концерт программасы белән узды, Түбән Кама халкын коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Сатуда итнең төрле төрләре, казылык, бал күп. Мисалга, башкорт балының өч литрлы банкасы 1500 сум тора. Бер түшкә каз якынча мең ярымга төшә.  Дуңгыз ите - 220 сум, сыер ите – 290 сум.



Фермер ярминкәләре шәһәрнең Көньяк урамындагы «Магнит» сәүдә үзәге һәм кием-салым базары янәшәсендә урнашкан.  Ярминкәләр ял көннәрендә иртәнге тугыздан көндезге икегә-өчкә кадәр эшли.  Ит продуктларын Бызов базарында да сатып алырга мөмкин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*